Язгы ярминкәдә барысы да бар иде
Борайның Үзәк мәйданында ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу көнне сәүдә үзәге янындагы ярминкә иртә таңнан гөрләп тора иде. Иртәнге сәгать сигездә үк халык мәш килә. Кемдер ит ала, кемдер балык сайлый, кемдер кәрҗиненә йомырка тутырган. Биредә урындагы крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыкларында җитештерелгән сөт, балык һәм ит сатылды. Ярминкәләрнең уңайлы ягы – бер урында кирәкле бөтен азык-төлекне алып була, сайлау мөмкинлеге дә зур. Бәяләре дә чагыштырмача арзан.
Борайның ит сатучылары бәяләр арзан булса да, табышка эшләүләрен әйтә. “Ярминкәләрдә бәя кибеттәгегә караганда арзанрак та, сыйфат та яхшырак. Без ит сатабыз, алып бетереп баралар. Ярминкәләр табыш бирә, Аллаһка шөкер. Бәяләрне күтәрмәскә тырышабыз. Халыкны алдап сатмыйбыз. Аларга шулай ук ашарга һәм яшәргә кирәк. Башка еллар белән чагыштырганда, хәлләр шулай ук. Артмый да, кимеми дә. Халык йөри, без канәгать”,– ди алар.
Ит бәясе төрле. Алар аның төренә, кайсы өлеше сатылуына карап куелган. Сыер итенең килограммын 450-480 сумга сатып алырга була. Кош ите ассортименты аз, күркә ите бары бер җирдә генә сатыла иде. Тавык ите 350 сум тора. Сөт ризыкларына чират хәйран иде. Сөтнең литры 50 сум. Сыер маеның килограммы 400 сум, сырның да килосы 450 сум тора.
Сатып алучылар да авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырмача арзан булуын әйтә. Төп продукт – ит, сөт, май, балык, йомыркаларны халык күпләп ала. Биредә йомырканың дистәсе 100 сум. Балыкның бәяләре төрле.
“Монда бәяләр арзан һәм яңа товар. Гадәттә, помидор, кыяр, ит алам. Әйберләрнең сыйфаты кибеттә дә, базарда да бер үк дип уйлыйм. Ярминкәләрдә арзангарак саталар, шул арзан булганга йөрибез дә инде. Кибетләр белән чагыштырганда бәя арту бик сизелә, бигрәк тә безгә, пенсионерларга. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик кирәк дип саныйм. Ләкин кайвакыт ярминкәләр тукталып ала. Ешрак булса, тукталмаса әйбәт инде”,– дип сөйләде ярминкәгә килгән пенсионер ханым. Бигрәк тә әбиләр мондый ярминкәләрне көтеп ала икән.
Халык сыер, сарык һәм кош итләрен бик яратып алды. Кузбай авылындагы “Хәмитҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт продукцияләренә дә сорау зур булды.
Ә ашлыкка килгәндә, тау кадәр өем белән килгән йөк машиналары бер-ике сәгать үтүгә бушады. Бигрәк тә күп ашлыкны “Колос” хуҗалыгы алып чыккан иде. Катнашазык заводыннан килгән йөк машинасы тирәсендә сатып алучылар күп күренде. “Раянов”, “Габдуллин”, “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыклары алып килгән бозаулар да үз ияләрен тапты. Шулай ук рулоны белән печәне, йөге белән утын төялгән машиналар да акрын гына бушады. Шәхси эшкуар Илдар Әхмәтҗанов агачтан һәм тимердән эшләнгән йорт җиһазларын алып чыккан һәм алар ташламалы бәяләрдән сатылды. Биредә хәтта, сыерчык оясына кадәр бар иде.
Шулай ук Ялдәк авылының “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән токымлы сарыклар да сәүдә рәтләрендә бар иде.
Ярминкә барышы белән район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов танышты, халык белән аралашты, фермерлар белән очрашты.
Менә шулай халык сәүдә рәтләрендә үзенә кирәк-ярагын алып чыккач, ярминкәнең төп өлеше сәхнә түренә җыелды. Бу көнне яңгыр явып, бераз күңелне төшерсә дә, районның мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәренең дәртле җырлары, сәнгать мәктәбе укучыларының “Кашыкчылар” ансамбле чыгышларыннан соң күңелләр күтәрелеп китте һәм инде яңгыр да туктады. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы тренерлары оештырган спорт чаралары да ярминкәгә ямь бирде.
Гөлназ Хуҗина.





