Уңган механизатор
09 ноября 2021
Даутлар авылындагы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче Фәнис Зиятдинов бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган механизатор. ДТ-75 тракторында җир эшкәртеп, арыш чәчүдә эшләде. Басуда эшләр тәмамлану белән техниканы язгы чәчүгә майлап, ремонтлап куярга күнеккән механизатор без барганда да тракторын сүтеп, алдагы ел чәчү кампаниясенә әзерлек эше белән мәш килә иде. Хуҗалык җитәкчесе Флорис Шакиров та: “Фәнис ага минем “уң кулым”, ул булганда, эш ырамлы бара”, – ди.
