Тот рульне, шофер, тот туры
Бүген тормышны автотранспортсыз күз алдына китереп булмый. Машиналар шулкадәр таныш һәм тормышыбызның кирәкле өлеше, аларны кеше эшчәнлегеннән аеру – кешеләрне иң кулай һәм гадәти хәрәкәт чараларыннан башка калдыру. Без аны гомер буе кулланабыз: шәхси, җәмәгать, йөк, производство. Һәрбер машина руле артында аның аерылгысыз йөртүчесе бар.
Даутлар авылында туып-үскән Рифат Сибәгатов бу һөнәрдә 1997 елдан бирле. Егерме биш елдан артык хезмәт стажы булган тәҗрибәле водитель бәләкәйдән машиналарга тартылып үсә. Ул, һәр малай кебек, балачакта автомобильләр белән кызыксына һәм үзен башка һөнәрдә күрми. Аның хезмәт кенәгәсендә берничә генә язу һәм барлык оешмаларда да ул водитель булып эшләгән. Вазыйфасы, беренче карашка, гади генә булса да, ансыз һәм аның тугры дусты – автомобиленнән башка ул хезмәт салган оешмаларның эшчәнлеген күз алдына да китереп булмый. Аның белән ерак юлга чыгу да куркыныч түгел. Кирәк урынга вакытына исән-имин алып барып җиткерә. Төрле кызыклы хәлләр турында сөйләп, күңелләрне күтәрә, шуңа юлда узган вакыт сизелми дә кала.
Гаиләсеннән дә уңган ул. Тормыш иптәше Рәмилә белән гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Ни өчен бу һөнәрне сайладың дигәнгә Рифат елмаеп кына:
– Машина йөртүче булып эшләү – бердән, ул даими хәрәкәт булса, икенчедән, башка урыннар, яңа кешеләр белән танышулар һәм аралашулар, – ди. Начальник йөртүче водитель буларак Рифатка ерак юлларга сәфәр кылырга туры килә.
Рифат сүзләренчә, ул үз эшен яратып башкара. Үз эшенең остасы буларак, күпләргә дә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора икән.
– Техникаң булгач, аны төзәтеп, һәрвакыт карап торырга да кирәк, шулай булганда гына ул үз эшен яхшы башкарыр, – ди тәҗрибәле водитель.
2010 елның апреленнән алып бүгенге көнгә кадәр район хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсендә водитель вазыйфасын башкара ул.
Хезмәттәшләре дә Рифат Миңлерәфил улын тик уңай яктан гына телгә алалар. Ул кайда гына булмасын һәрвакыт элемтәдә, һәрвакыт әзер. Мондый сыйфатларга Рифат кебек җаваплы һәм тәртипле кеше генә ия була ала. Теләсә кайсы машина йөртүченең хезмәте катлаулы һәм җаваплы, машина куркыныч объекты булып тора. Кеше гомере шоферның үз эшенә һәм техникада хәрәкәтенә ничек каравына бәйле.
