Тартар авылыннан тыл хезмәтчәне Рәкыйбә Гыйльмуллина хәрби балачагы турында сөйли

Рәкыйбә Заһит кызы 1930 елда Тартар авылында мул тормышлы күпбалалы гаиләдә туган. Әти-әнисе сөйләве буенча, аның ата-анасы коллектив кулланышка күп мал һәм амбар төзелешләре биреп, колхозга кергән.

– Сугыш башланган елны абыйның берсен Кызыл армиягә алырга тиешләр иде, – дип искә ала ул. – Ләкин дүртесен дә алып киттеләр. Аларны билгесезлеккә озатуы авыр булды. Әтине яше һәм сәламәтлек торышы буенча калдырдылар. Әхмәтнур абый шул сугышта хәбәрсез югалды, аның кабере кайда икәнлеген белмәдек. Өчесе 1945 елда күпсанлы яралар белән кайтты.

Колхоз рәисе Рәкыйбәне идарәгә чакырганда, аңа унике яшь тә тулмаган була. "Сарык фермасында эшче куллары кирәк дип, миңа кайда эшләргә кирәк булуын билгеләде", – дип дәвам итә сүзен Рәкыйбә Заһит кызы. – Мин, әле кечкенә, булдыра алмам, дип кыюсыз гына җавап бирдем. Ә ул миңа: "Син бит инде зур, көчле, булдырырсың!" – ди. Мине карт бабай һәм зур гына кыз янына төркемгә билгеләделәр. Сарыклар күп иде, кыш көне көтүне тышкы абзарда тоттылар, без аларга азык тарата, зур чиләк белән су ташый идек. Җәй көне, эссе кояш астында да, коеп яңгыр яуганда да иртә таңнан кичкә кадәр басуда көтү көттек".

Бервакыт урак өстендә Рәкыйбәгә яшьтәшләренең берсе төнге сменада эшләүче  көлтә бәйләүчеләргә он бирелә, дип хәбәр иткән. Төнге өчкә кадәр эшләсәң – 300 грамм, иртәнге бишкә кадәр – 500 грамм.

– Көндезге сменадан соң көлтә бәйләү һәм төяү өчен басуга йөри башладым, – дип сөйли күз яшьләре аша тыл хезмәтчәне. – Иртәнгә кадәр эшләргә көч җитми, төнге өчкә кадәр түзәм. Аның каравы, көн саен 300 грамм он алып кайтам. Аннан әни аш пешере. Әтинең эше шулай ук түлек әйләнәсенә: көндез колхоз ихтыяҗына аркан иште,төнлә каравыл торды. Әлбәттә, сугыштан соң тормыш җиңеләймәде. 1950 еллар уртасына кадәр ач  булдык, дип искә ала ул. 1959 елда Яңа Уртавыл авылы егетенә кияүгә чыккан, ләкин аның гаилә тормышы кыска булган, ел ярымнан ире вафат булган. Рәкыйбәне өч айлык Сәрия белән абыйсы үз гаиләсенә алган.

– Аның белән унбер ел яшәдем, – ди герой.– Арытаба абыйлар миңа үз йортымны булдырырга ярдәм итте, әле дә шул йортта яшим. Лаеклы ялга чыкканчы фермада эшләдем. Сарык, кош-корт караучы да булдым, бозаулар да карадым. Җитәкчелек җитез һәм хезмәт сөючән булган өчен мактады. Хезмәт бүләкләрем күп.

Ноябрь ахырында Рәкыйбә Заһит кызы  90 яшен билгеләячәк. Һәр көнне аның янына кызы Сәрия килә, аның да инде оныклары үсә. Һәр туган көн иртәсен ветеран Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр белән каршы ала. "Мин бернигә мохтаҗ түгел, шатланып яшим, – ди ул. – Күк йөзе һәрвакыт аяз булсын һәм беркайчан да сугыш булмасын!"

Гульчачак Тимершина, корреспондент газеты "Янаульские зори"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей