Казларыгыз симез булсын
Беренче салкыннар килү белән, авылларда каз өмәләре башлана. Бу чара исә безнең халыкның көтеп ала торган күркәм йолаларының берсе. Шуңа күрә әби-бабаларыбыз да элек-электән каз үстерүне бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Икенчедән, каз итен аш-су өчен төрле ризыклар хәзерләгәндә файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Каз итеннән бәлеш, маеннан коймак дисеңме барысы да телеңне йотарлык. Ә каклаган каз гына ни тора. Башкорт, татар халык йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу, аларны үсеп килүче буын белән таныштыру максатыннан Иске Карагыш авылында “Каз өмәсе” бәйрәме уздырылды. Биредә яшәүчеләр ел саен күпләп каз үстерә. Быел мондый бәйрәмне Хәмәтовлар гаиләсендә уздырдык.
Рәсми өлештән соң йоланың иң кызыклы моментлары күрсәтелде казларны кысу, суелган казларны өлешләргә бүлү, каз аякларына эчәк бәйләү. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Кызлар үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне бәян итте, өлкән апалар, яшь чакларын искә төшереп, кызык такмаклар әйтте. Аннары милли киемнәрдәге кызлар, казларны көянтәләргә асып, җырлый-җырлый кое буена юнәлде. Аларга авылыбызның егетләре килеп кушылды. Уен-көлке, җыр-моңнар авыл урамнарына таралды. Яшьләр, каурый сибә-сибә, киләсе елга да казларыгыз күп булсын, дип теләкләр теләде. Әби-бабайлардан, әти-әниләреннән күчеп килгән каз өмәләрен күреп үскән өлкән буын хатын-кызлары, яшьлекләренә кайткандай, гөрләшә-гөрләшә, киләсе елда да шундый матур өмәләр уздырырга насыйп булсын, дип, казларның эчен-тышын кат-кат юды. Һәркем тынычлык, муллык теләде. Бу матур йолабызга ямь өстәп, хуҗабикә, су буенда ук, бәйрәмдә катнашучыларны каз маенда пешкән коймак белән сыйлады.
Ә чараның иң күңеллесе, казларны кое суында чайкап кайткач, зур өстәл артына җыелышып чәй эчү булды. Юылган казларны элеп керүгә, безне өйдә телеңне йотарлык ит бәлеше көтә иде. Каз өмәсе күңелле булды, үстергән маллары хуҗаларга бәрәкәт китерсен. Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, әлбәттә, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә, озак вакытлар сагынып сөйләрлек була.
Роза Солтанова,
Иске Карагыш авыл клубының мәдәни
оештыручысы.
