Ил табынын баетырга алар бар көчен түгә

Үз борчу-мәшәкатьләре белән килгән тагын бер ел ахырына якынлашып килә. Әле аны йомгаклап куярга иртәрәк булса да, авыл хуҗалыгында инде нәтиҗәләр ясар вакыт. Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә хуҗалык рәисләре, алдынгылары, яшь белгечләр һәм районның агросәнәгать үсешенә үз өлешләрен керткән фермерлар чакырылган иде.
Тантанада катнашучыларны иң элек район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев  тәбрикләде. “Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәм бәйрәмгә килә алмаган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, сәламәт яшәгез” – дип, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
“Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле”, ди халык. Күпереп пешкән икмәк табыннарыбызда урын алганга кадәр күпме хезмәт куела, күпме маңгай тире тама. Син яңгыр көткәндә кояш кыздыра, син кояш көткәндә көннәр буе яңгыр ява. Басу-кырларда хезмәт куючы механизаторлар, комбайнчылар, орлыкны җир куенына салып, уңышны җыеп алуга кадәр күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәрә. Бәйрәм тантанасында сәхнә түренә нәкъ менә игенчеләрнең беренче булып күтәрелүе юкка түгел. Аларга район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Нуриәхмәтов һәм район авыл хуҗалыгы  идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, Почет грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Иген уңышы югары булсын өчен – җирнең яхшылап эшкәртелүе, үстерелгән уңышны амбарларга урнаштыруда оста шоферлар кирәк. Бәйрәм сәхнәсендә җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, ашлык ташуда өлгерлек күрсәткән алдынгы шоферлар район хакимияте башлыгы кулыннан бүләк алдылар.
Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы да һәр көнне тынгысыз хезмәтне таләп итә. Тармакта эшләүчеләр өчен бәйрәм көне дә, ял көне дә юк. Тантана барышында терлек азыгы әзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар да район хакимияте башлыгының бүләгенә лаек булдылар.
Район мәдәният йортының җыр һәм бию ансамбльләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучы егет-кызлары хезмәт алдынгыларына үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей