ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК КОНКУРСЫ ДӘВАМ ИТӘ

Гыйнвар ае ахырында районда “Башкортстанның ел укытучысы-2021” һөнәри конкурсының муниципаль этабы старт алды. Быел бу чарада район мәктәпләрендә хезмәт салучы 12 педагог катнаша.
Конкурс ике этаптан тора – бер читтән торып катнашу туры һәм янә өч гамәли тур үткәрелә. Беренче этапта конкурсантлар “Интернет-ресурс” һәм “Педагоглар кейсы” сынавын үтте. Икенче, гамәли тур чикләрендә алар “Укытучы-профи” (ачык дәрес бирү), “Укытучы-мастер” (осталык сәгатен үткәрү) һәм “Укытучы-лидер” (лекция һәм “Түгәрәк өстәл” оештыру) сынауларын үтә.
26-28 гыйнвар көннәрендә тәүге конкурс сынавы – беренче гамәли тур дәресләре үтте. Һөнәри осталык бәйгесендә катнашучы педагоглар Рапат, Калмашбаш һәм Чакмагыш беренче урта мәктәпләрендә үзләре белем биргән фәннәр буенча ачык дәресләр күрсәттеләр. 2 февральдә исә конкурсантлар Чакмагыш беренче урта мәктәбендә икенче турның икенче – “Укытучы-мастер” сынавын үтеп, жюри игътибарына осталык сәгатен тәкъдим иттеләр. Конкурста катнашкан педагоглар белем биргән уку фәне буенча заманча технологик мөмкинлекләрне файдаланып үзләре сайлап алган теманы ачып һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклашканнан соң жюри әгъзаларының һәм залда утырган хезмәттәшләренең сорауларына җавап бирделәр. Бу сынауны үткәндә аларга бергә эшләгән коллегалары да ярдәм итеп, рухи көч биреп тордылар.

 

Рәзилә Арсланова

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей