Фәһемле очрашу

Шушы көннәрдә Башкорт дәүләт аграр университеты педагоглары район мәктәпләренең тугызынчы, унберенче һәм агросыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Анда күчемсез милек кадастры һәм геодезия кафедрасы мөдире, доцент, БРның атказанган җир төзелеше белгече Марат Ишбулатов һәм укытучы Айдар Байков катнашты. 
– Югары сыйныф укучылары алдында  бик мөһим сорау тора: “Кем булырга?”  Безнең көннәрдә әлеге проблема бик мөһим, чөнки хезмәт базарындагы конкуренция укучыларны һәм аларның ата-аналарын бу мәсьәлә турында уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, бу сорауга җавапны безнең уку йортында таба аласыз. Биредә берничә төрле үзегезнең күңелегезгә ятышлы белгечлелек буенча белем алырга була, – диде Марат Ишбулатов.
Артабан ул төрле презентацияләр һәм слайдлар ярдәмендә аграр университетның тормышы белән таныштырды. Укучылар бу очрашудан үзләренә кирәкле мәгълүмат һәм фәһем алдылар.

Гөлназ Хужина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей