Фермерлык хуҗалыгының киләчәге өметле (Бураевский район)
Терлекчелек буенча фермерлык юнәлешендә эшләүчеләр арасында Габдуллинар фамилиясе яңа исем түгел. Данис ага уллары Наил һәм Булат белән бар булмышларын салып хезмәт итәләр. Алар моннан 16 ел элек җир алып, эш башлаганнар, хәзер исә фермерларның җире 700 гектарга җиткән. Кайчандыр чүп үләннәре үсеп утырган бу мәйданнарда бүген тулы бер комплекс калкып чыккан.
Ашлык җитештереп кенә тотрыклылыкка ирешеп булмавын яхшы аңлап, фермер терлекчелек тармагына игътибарны көчәйтә. Ихатада савым сыерлар һәм симертү бозаулары тәрбияләү өчен ике олы торак, малларны кышын тышта йөртү өчен утар да бар. Әлеге төзелеш эшләрен Габдуллинар «Гаилә фермасы» конкурсында катнашып откан грант һәм шәхси средстволары хисабыннан башкаралар, 50 баш «Бестужев» токымлы таналар алалар, абзар төзиләр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 170 баш мал, шул исәптән күптән түгел сатып алынган 20 баш сөт токымлы аклы-каралы сыерлар, асрала.
– Утарда печән һәм салам беркайчан да өзелми. Рационда каралган фураж һәм сенаж да тиешле күләмдә бирелә, өстәмә минераллар, витаминнар җитәрлек, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Данис Габдуллин.
Кышлату чорына терлекләргә азык төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Хезмәтсөючән фермер авыл кешеләрен ышанычлы эш урыны белән тәэмин итә. Биредә бер көн диярлек эштән калмыйча маллар карау-чы терлекчеләр турында да ул безгә зур ихтирам белән сөйләде. Илдус Хәмидуллин, Олег Мөхәмәтҗанов белән Володя Тимиряев, мәсәлән, озак еллар инде терлекчелектә эшлиләр. Җәй айларында алар болында көтү көтсәләр, кышын терлекләр карыйлар, ашаталар. Үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп башкарган хезмәткәрләргә кадер-хөрмәт тә зур биредә. Эш хакын кичектермичә, вакытында бирәләр. Шәхси хуҗалыгында терлек асраучылар азык эзләп мәшәкатьләнми, ит продуктлары белән дә даими рәвештә тәэмин итеп торалар. Иң куанычлысы, фермерлык хуҗалыгының киләчәге дә өметле. Сөт кабул итү бәяләре кимемәсә, киләсе елда ук инде монда савым сыерлары санын 200дән арттыру турында уйланалар.
Техника да хуҗалыкта җитәрлек. Агымдагы елда «Агролизинг» программасы нигезендә мал азыгы хәзерли торган комбайн, малларга ашарга сала торган һәм тыгызлаучы агрегатлар алынган.
Гөлназ Хуҗина.
