Эшләнгәне дә, эшләнәсе дә байтак әле
Т
аңатар авыл биләмәсендә 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясау утырышында район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, аның урынбасары Илфат Минәҗев, район Советы секретаре Гүзәл Мусина, төрле оешма, учреждение җитәкчеләре, Таңатар авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре, биләмә авыллары старосталары катнашты. Узган елга Таңатар авыл биләмәсе хакимиятенең һәм советының эшчәнлегенә йомгак ясап, отчет докладлары белән биләмә башлыгы Алсу Төхбәтуллина чыкты.
– Таңатар авыл биләмәсенә Таңатар, Сәет-Көрҗә, Иске Көрҗә, Вот Көрҗә, Яңа Шилек, Дәүләкән, Таңсызар һәм Кәдрик авыллары керә. Ел башына аларда 669 кеше рәсми теркәлгән, шуларның 654е даими рәвештә биредә яши. Барлыгы 385 хуҗалык булып, шуларның 71е буш тора. 2020 елда 1 сабый дөньяга килгән, 24 кеше бакыйлыкка күчкән.
Узган елда иң актуаль проблема – юллар торышы. Таңатар авылында Яшьләр, Җиңү, Мәктәп, Елга урамнарына комташ түшәлде. Район хакимияте ярдәме белән Сәет-Көрҗә авылының 1640 метр озынлыктагы Мәктәп урамы, “Урындагы башлангычларны яклау программасы-2020” белән Иске Көрҗә авылының Заречная урамы төзекләндерелде. Мәктәп, балалар бакчасы алларына җәяүлеләр кичүе булдырылды. Кышкы чорда юлларны ачу өчен шәхси эшкуар Э.Гыйлемшина белән килешү төзелгән.
“Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” программасы ярдәмендә Сәет-Көрҗә авылында Сәет-Көрҗә, Иске Көрҗә, Ает авылларыннан 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск төзелде.
Урамнарны яктырту биләмә территориясендә 100 процент эшләнгән, барлыгы 160 прожектор куелган. Янмый башлаган лампаларны алыштыру башкарыла. Бу җәһәттән безгә район Советы депутаты Ришат Васветдиновның ярдәме бик зур, аңа рәхмәтлебез.
Төзекләндерү эшләренә авылларда электр көтүчесе урнаштыруны да әйтергә кирәк. Бер генә авылда да урамнарда караучысыз мал йөртелми. Бу, әлбәттә, урамнардагы юлларны саклау максатыннан эшләнде. Юлларны үзебез сакласак кына торышы озак яхшы булачак.
Янгын хәвефсезлегенә аерым игътибар бирелә. Биләмә территориясендә 32 кешедән торган профилактик төркем булдырылды. Алар даими рәвештә спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар, күп бала тәрбияләүче гаиләләр, ялгыз яшәгән өлкән кешеләрнең йортларында булып, янгын хәвефсезлеген тикшереп торалар. 72 өлкән кешегә автоном янгын кисәтү әсбабы урнаштырылды. Әмма биләмәнең үз янгын сүндерү автомобиле нык иске. Шуңа да 2021 елда “Урындагы башлангычларны яклау программасы”нда катнашып, шул янгын сүндерү машинасы булдыру нияте белән чыктык.
Бездә бер тугызьеллык мәктәп, бер балалар бакчасы, ике авыл клубы, китапханә, ике фельд-шер-акушер пункты, бер почта бүлекчәсе эшли. Башка авыл биләмәләреннән аермалы буларак бездә рәсми теркәлгән территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) бар. Әле аның җитәкчесе Рәзилә Хәмәтнурова республикада игълан ителгән Сәламәтлек һәм актив озын гомер елына багышланган сәламәтлек саклау буенча озайлы проект өстендә эш алып бара.
Җәмәгать эшчәнлегенә килгәндә, Наил Зарипов җитәкчелегендәге ветераннар советы актив эш алып бара. Март аенда советның отчет-сайлау утырышы үтте. Өлкәннәр биләмәнең барлык эшчәнлегендә дә актив катнашалар. Шулай ук авыл старосталарының ярдәме әйтеп бетергесез. Таңатарда староста булган Әнүдә Мөнирова районда уздырылган “Яшә минем туган авылым!” конкурсында “Иң яхшы староста” номинациясендә җиңүче булды. Тормыш иптәше Әлфир Мөхәмәтдинов белән берлектә Таңатар тарихын чагылдырган бик бай эчтәлекле китап бастырды. Әлеге вакытта Таңатардан Айдар Фарвазов староста вазыйфасын уңышлы башкара. Сәет-Көрҗә һәм Иске Көрҗә старостасы Рәлиф Солтангалиев авылларны яшәтер өчен бар көчен салып эшли. Аның ярдәме белән авылның Заречная урамы төзекләндерелде, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзелде һ.б. һ.б. Таңсызар һәм Дәүләкән авыллары старостасы Айдар Хәсәнов, Яңа Шилектән Әлфия Әхкәмова, Вот-Көрҗәдән Гүзәл Миңнегалиева, Аеттан Бәйзәви Вәлиевларның һәммәсе авыллары өчен янып, бар эшкә дә оештырып йөрүчеләр. Бу кешеләргә бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Шулай ук Таңатар авылының зират коменданты Мирданур Шәйдуллин аерым рәхмәтләргә лаек. Зират капкасын үз куллары белән бизәкләп эшләп куйды ул. Кешеләрне соңгы юлга озатырга кирәк чакта, зиратны кардан ачу кебек мәшәкатьләрдә дә һәрчак аңа таянабыз. Шулай ук депутатлар Рузанил Миңнегалиев, Әбүзәр Камалтдинов, Гөлшат Җәләева, Айдар Фарвазов, Рәзилә Хәмәтнурова, Зәлифә Сәмигуллиналар халык өчен янып эшли торган кешеләр.
2020 елда халыкның бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмады. Ковид-19 пандемиясе чорында халыкны кабул итү барлык санитар нормаларны үтәп башкарылды. Барлык эшләрдә дә биләмә хакимияте хезмәткәрләре: эшләр башкаручы Фәнзилә Коскина, белгеч Лиза Сабирова, водитель Фәвәзит Кашапов, техник хезмәткәр Светлана Гыйләҗева намуслы эшли, аларга рәхмәттән башка сүз юк.
Әмма безнең территориядә кулланылмаган җирләр бик күп. Җир белән эш иткән, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып барган бер генә фермер да, шәхси эшкуар да юк. Шуңа да 2021 елда шул хуҗасыз җирләрне киметү, җир эшкәртү эшендә эш алып бару – беренче бурыч булып тора. Халык белән бердәм булып эшлибез, шуңа куелган максатларыбызга һичшиксез ирешәчәкбез, – дип сөйләде биләмә башлыгы Алсу Әниф кызы.
Төп докладчыдан соң мәктәп директоры урынбасары Зөхрә Сәмигуллина, Таңатар фельдшеры Венера Арсланова, ветераннар советы рәисе Наил Зариповларның чыгышлары тыңланды.
Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев та җирләрнең эшкәртелмәвенә басым ясады. Ул шулай ук юллар торышына игътибар итәргә чакырды. Юл буйларында үскән агач-куакларны даими кисеп торуны контрольдә тотарга чакырды, чөнки ул агач-куаклар юл өслегенең язлы-көзле кипмәвенә, шул сәбәпле юлларның тиз бозылуына китерүен ассызыклады. Аннан Рушан Кадим улы утырышка килгән халыкның сорауларына җавап бирде. Сораулар шул юл торышы, газ кертү, утын алу кебек өлкәләргә кагылышлы иде.
72 санлы янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Денис Даутов хуҗалыкларда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәргә, йортларда электр чыбыкларының торышына игътибар итәргә чакырды.
Пенсия фонды белгече Зәлифә Сәмигуллина, күпфункцияле үзәк җитәкчесе Светлана Гарипова, авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев, полиция төбәк вәкиле Алмаз Шәехов, район үзәк дәваханәсе баш табибы Радик Хәсәнов, район хакимияте башлыгы урынбасары Илфат Минәҗевның чыгышлары тыңланды, алар шулай ук халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.
