ЕЛЛАР СУКМАГЫННАН ГОРУР АТЛАП

Табигать ак карлы кыштан ямьле язга күчкәндә февраль аенда Яңа Калмаш авылында бәхетле, тигез гомер кичергән Барис Нәбиулла улы hәм Флүзә Сәет кызы Арслановларның бергә гомер итүләренә 60 ел. Шушы  айда сезгә җиде күктә никах укылган. Хак тәгаләнең әмере белән: "Бу ике яшь парның никахлары бер һәм гомерлек булсын!" - дип язылгандыр.  Юбилярларны  бриллиант туйлары белән котларга Бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы М.Х.Хәсәнов hәм эшләр идарә итүче Р.Р.Зиннәтуллина килде.Китапхәнәче Бадамшина юбилярларга котлауларын шигъри юллар аша җиткерде. Респубикабыз Башлыгы Р.Ф.Хәбировның котлауын хакимияте башлыгы Марсель Хасанов укып ишеттерде бүләк hәм голләмәләр бәйләме ,ә  Р.Р.Зиннәтуллина муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Юбилярларны котларга оныклары да кайтты.60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә –  үзе бер мәртәбә! Юбилярлар ходай насыйп иткән гомерлэрен мәгънәле һәм матур итеп яши белделэр. Аларга  балалары, оныклары,оныкчыклары  гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый.  Яшьлек тормышы ботен гомерлэре  гүзәл туган якнын - тырыш халкы белән дан тоткан авылыбызда узды. Хезмәт биографияләре үзләре эшләгән тармакларда икесенә 90 елга якын.Хезмәттә яулаган уңышларын күкрәкләрен бизәгән орден hәм медальлләре сойләп тора.Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгәндер бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып 3 бала дөньяга килә. Өчесенэ дә яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаганнар-сыгылмаганнар.   Бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, балаларына, оныкларына, оныкчыкларына терәк булып торуларына алар  бик шат. Кояш батып, жылы якты ойдә, кичке утлар яктысында ,тәрәзә каршыда кара -каршы утырып ,чокердәшеп кайнар чәй эчү менә ул бәхетле ,тигез картлык. Алдагы көннәре дэ саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар, турыннар бәхетен күреп яшәргә язсын,  дигән теләктә калабыз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей