Бер хуҗалык уңганнары

Терлекчелектә, үсемлекчелектә тырыш хезмәт куйган, югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Моны хезмәт кешесе үзе бик көтеп ала, эшләргә стимул бирүен әйтә. Быелгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада “Салават” хуҗалыгы уңганганнары да бүләкләргә лаек булды. Шулар арасында Вәрис Гыйлемшин белән Радик Солтанов та бар. Бар гомерләрен туган авылларына, җиргә багышлаган кешеләр алар. Хуҗалык механизаторлары иртә яздан кара көзгә кадәр ил табынын баетуда хезмәтләрен салалар.
– Бик тырышлар, эшләрен яратып башкаралар. Иң мөһиме, намус белән, булсынга эшлиләр. Алар эшкәрткән басулары да чиста. Мондый эшчеләр булганда эшебез дә көйле бара, – ди хуҗалык директоры Ринат Раянов эшчеләрне мактап.

Гөлназ Хуҗина фотосы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей