Балтач районында терлекчелек тармагының кышкы чордагы эшчәнлегенә йомгак ясалды

Балтач районы терлекчеләренең кышкы чордагы эшчәнлегенә йомгак ясау уңаеннан узган  киңәшмәдә тармакның нәтиҗәле эшләмәгәнлеге билгеләнде.

Район Хакимимяте башлыгы Илгиз Субушев, терлекчеләренең кышкы чордагы эшчәнлегенә йомгак  ясау уңаеннан узган киңәшмәдә, терлекчелек тармагының бүгенге эшчәнлеге белән канәгать булмавын белдерде.

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов информациясенә караганда, элегрәк район буенча көнлек тулай савым күләме  узган ел күрсәткеченнән биш-алты тоннага күбрәк булса, хәзер плюс ягына 1,5 тонна чамасы гына тәшкил итә.

 

--Сөтчелек тармагы төп табыш чыганагы  икәнлеге турында онытырга ярамый.  Алда язгы кыр эшләре торганлыгын да белеп торабыз. Дәүләт ярдәменә генә өмет итү дөрес  булмас.  Быел гектар исәбенә билгеләнгән субсидия күләме дә зур түгел. Бүген күпләп сөт саткан хуҗалыкларның хәле авыр түгел,--диде Фларит Хәбипов, сөтчелек тармагы нәтиҗәлелеген күтәрергә кирәклегенә басым ясап.

Зур булмаган хуҗалык бүген көненә ике-өч тонна сөт сата икән, ул үзене хуҗалык мәсьәләләрен хәл итә алганлыгы билгеләнде. Ә хуҗалыклар арасында көненә биш центнер чамасы гына сөт сатканнар да бар.  Мондый нәтиҗә белән ерак китеп булмаганлыгы сәнәгать товарлары бәяләрен күз алдына китергәндә, ачык күрергә мөмкин. Бүген дизель ягулыгының тоннасы 52 мең сум тора. Ә бер тонна минераль ашламалар сатып алу өчен 21 мең сум чыгарып салырга кирәк.

Шул ук вакытта эшкәртү сәнәгате тармагы белгечләре хуҗалыклар җитештергән  продукциянең сыйфаты  турында уйлансын иде, дигән фикердә. “Акбар” предприятиесе директоры Айрат Акберов билгеләвенчә, сыйфатлы сөт   продукциясе җитештерү өчен бүген стандарт таләпләрнә җавап бирерлек чимал табу бик авыр проблема. Бер хуҗалыкның сөте майлылыгы, икенчесене куелыгы, өченчесенеке чисталыгы буенча таләпләргә җавап бирми.

Мөгезле эре терлекләр санын кыскартуга юл куйган хуҗалыклар да бар.

Менә шундый кимчелекләр булуына карамастан, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре агымдагы елның беренче кварталында 44 миллион сумлык авыл хуҗалыгы  продукциясе җитештергән. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда табыш күләме өч мллион сумга артык.  Гомум табышның  29 миллион сумы сөтчелек тармагы өлешенә туры килә.

--Чакмагыш районы бердәм авыл хуалыгы салымын гына да безнең район хуҗалыкларының  өч айлык табышыннан күбрәк күләмдә түли. Эшне яхшыртырга кирәк икәнлеге шуннан ук күренеп тора,--диде Илгиз Субушев, киңәшмәгә  йомгак ясап.

Киңәшмәнең практик өлеше „АгроПРОФИ”  җәмгятенең Штәнде фермасында дәвам итте.

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей