Кышлатуда сынатмабыз
Район фермаларында җаваплы чор – маллар кышлату бара. Аннан да бигрәк бу гомум көтүнең киләчәгенә нигез салыну чоры, чөнки терлекчеләрнең эше дөрес оештырылуга, үзенә беркетелгән участокта биремне ничек үтәвенә савымның, малларның артымы, баш саны саклап калынуы бәйле. Шул уңайдан фермаларга чираттагы рейдлар үтте. Анда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермер хуҗалыклары башлыклары, зоотехник һәм ветеринария хезмәте белгечләре катнашты.
Рейд Йомакай авылындагы “Габдуллин” һәм “Габдуллина” крестьян-фермер хуҗалыкларыннан башланып китте. Биредә 100 баштак артык мал асрала, һәр малны кадерләп тәрбиялиләр. Рейд барышында фермер әниле-уллы Илүсә һәм Булат Габдуллиннар бераз үзләренең хуҗалыклары турында таныштырып китте. Аларның хуҗалыкларының эшләре белән танышканнан соң район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев район хуҗалыкларының барысына да янгын хәвефсезлеге щиты булдыру һәм анда кирәк-ярак коралларны булдыруда ярдәм итүне үз өстенә алды.
Аннары Шөкшәндәге “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында булып, Салаватның төрле токымлы маллар асравы белән танышу да хуҗалык башлыкларына күргәзмә сыман булды.
Дистә еллар буена маллар үрчетеп, сөт һәм ит юнәлеше буенча эшләүче “Арсланов”лар фермер хуҗалыкларына юл алынды. Әтиле-уллы Рафаэль һәм Раил фермер булып бер ихатада ике хуҗалык алып баралар. Алар моңарчы сөт җитештерү буенча эш алып барсалар, хәзер ит юнәлешенә өстенлек бирәләр. Аларның хуҗалыгында герефорд, аклы-каралы токымлы маллар асрала. Фермерлар кышлату чорына тулы әзерлек белән басуларын белдерделәр.
Менә берничә ел инде Дүсмәт авылында малчылык тармагы белән шөгыльләнүче Айсылу Фәхретдинова да фермер хуҗалыгындагы яңалык һәм үзгәрешләр турында сөйләде. Биредә яңа җәйге савым урыны булдырылган. Бу ысул исә җәйге чорда сыерларны утарда саву өчен бик тә уңайлы.
Чишмә-Борайның “Хәли-лов” хуҗалыгындагы мини фидлоттагы герефордларның туклануына аеруча игътибар бирелде, чөнки әлеге хуҗалыкта асралган малларның ит продукциясе район мәктәпләре укучыларын тукландыруга юнәлдерелгән. Шул исәптән, хуҗалыктагы чалу цехының торышына да игътибар нык бирелде.
“Әгъләмова” хуҗалыгында да булачак үзгәрешләр белән уртаклаштылар, киләчәктә яңа абзар төзергә ниятләүләре турында хәбәр иттеләр.
Район фермерлары арасында елкычылык белән шөгыль-ләнүчеләр дә бар. Бу юнәлештә ”Әхәтов”, “Ф.Шакиров” хуҗа-лыклары дистә елга якын уңышлы эшләп киләләр. Рейд барышында аларның атлар асрау серләре белән уртаклаштылар.
Ишмәмәттән Марсель Нурисламов та менә өченче ел инде симменталь токымлы маллар үрчетүдә көч сала. Яшь булуына карамастан, фермер хуҗалыгында маллар асрау өчен бөтен уңайлыкларын булдырып ятуы бу рейдта йөрүчеләр өчен уңай мисал булды.
Мамады авылы фермеры Элик Зыятов герефорд токымлы маллар үрчетүдә зур тәҗрибәле фермерларның берсе. Ул районга беренчеләрдән булып бу токым малларны алып кайтып, аларны үрчетүдә күп көч сала. Бүген исә яңа ферма төзү исәбе белән яши. Ферманың конструкциясе эшләнгән, бары тик як-ягын калай белән уратып аласы гына калган.
“Раянов” крестьян-фермер хуҗалыгы районда үзенең герефорд токымлы маллары һәм төрле токымда асралучы сарыклары белән билгеле хуҗалыкларның берсе. Биредәге тәртип тә, һәр малның рационы да тиешле дәрәҗәдә булуын рейдтта йөрүчеләрнең һәрберсе күрде.
Шулай ук “Колос”, “Кама” хуҗалыкларында да кышлату барышы тикшерелде. “Кама” хуҗалыгы җитәкчесе Рәиф Галләмов традиция буенча һәр елны рейдта йөрүчеләргә төшке аш оештыра. Быел да бу мәшәкать аңа йөкләтелде. Шуның өчен аңа барлык авыл хуҗалыгы идарәлеге хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу көнне ундүрт хуҗалыкта булып, кышлатуның ничек узуын һәм терлекчеләрнең ничек эшләвен күрделәр. Кышлату чорында терлекләргә дөрес итеп төзелгән рацион зур әһәмияткә ия.
Терлекләрне тулысынча тукландыруга, рационда минераль өстәмәләр булуга, су эчерүне оештыруга аерым игътибар бирелде.
Терлекчелек үзенчәлекле тармак, бу тоткарлыксыз производство. Малларны бер генә көн дә караучысыз калдырып булмый, шуңа терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең ялы да, бәйрәмнәре дә юк. Фермаларда терлекләрнең торышы, чисталыгы һәм тәртип малларны ашату һәм тәрбияләүнең яхшы булуын күрсәтте.
Гөлназ Хуҗина.