Профилактик чара үтә
15-30 ноябрь көннәрендә БРның Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең 199 санлы боерыгы нигезендә республикада үзйөрешле, юл төзелеш машиналары һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатында “Хәвефсезлек атнасы” шартлы исеме астында профилактик чара үткәреләчәк.
Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану, Урман хуҗалыгы министрлыкларының территориаль бүлекчәләре, Эчке эшләр министрлыгының вәкилләре белән берлектә техник карау узуның түбән нәтиҗәләре булган авыл җирлекләрен максималь дәрәҗәдә колачлап, эксплуатацияләгәндә хәвефсезлекне тәэмин итү буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү предметына үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның куллану процессында маршрутлар эшләнәчәк һәм техник торышына тикшерүләр үткәреләчәк.
Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан эксплуатацияләгәндә хәвефсезлекне тәэмин итә торган мәҗбүри таләпләрне бозып, техникадан файдалану очраклары ачыкланган очракта, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү юллау өчен материаллар тапшырылачак.
Илдар Мәхмүтов,
техник күзәтчелек инспекторы.
